Татарстанда 21 меңнән артык кеше үзләренә кредит бирүне тыйган, 5 меңе чикләү килешүен бетергән
Татарстанда күпфункцияле үзәкләр (МФЦ) хезмәтендәге яңалыклар.
Быелның 10 аенда МФЦ бүлекчәләре мөрәҗәгать итүчеләргә 51,5 миллион хезмәт күрсәткән. МФЦ эшчәнлеге «Дәүләт хезмәт күрсәтүләре» порталы (Госуслуги) белән һич кенә дә бәйле түгел.
Чит ил гражданнары игътибарына
— 2025 елның 1 гыйнварыннан чит ил гражданнарына, Россиядә сим-карта алу өчен, башта биометрик идентификация узу таләбе кертелде. Элек сатып алынган сим-карталар да 1 июльгә кадәр кабаттан теркәлергә тиешле булды. Теркәлмичә яшәүче чит ил гражданнары махсус исемлеккә теркәп куела. Теркәлмәгән чит ил гражданнарына дәүләт хезмәт күрсәтүләре башкарылмый. Андыйларның балалары балалар бакчаларына кабул ителми, сим-карта сатылмый. Шушы таләпләр сәбәбендә чит ил гражданнары МФЦ бүлекчәләренә агылды, чиратлар барлыкка килде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә Авангард урамындагы 74 нче бинаның 3 нче подъездында чит ил гражданнарына хезмәт күрсәтү өчен махсус бүлек оештырылды. Әлеге бүлек даими эшли, анда Россия гражданнарына да хезмәт күрсәтелә. Нәтиҗәдә, чит ил гражданнарына кагылышлы чират шаукымы бетерелде. Урта Азия республикаларыннан килгән шактый кешеләр русча белми. Документлар тутыруда рус телен белүче ватандашлары һәм Казандагы милли диаспоралар булышты, — дип, беренче яртыеллыктагы хәлләрне искә төшерде Татарстанның МФЦ директоры Ленара Мозафарова Хөкүмәт йортында узган брифингта.
Чаллы һәм Алабуга шәһәрләрендәге заводлар җитәкчеләренең чит ил гражданнары белән эшләүгә җаваплы карауларын билгеләп үтте ул. Казанда шәхси оешмаларда эшләүче чит ил гражданнарына карата миграция кануннарын катгый башкару таләбе тиешле дәрәҗәдә түгел әле.
Чит ил гражданына сим-карта 10 берәмлектән дә артык санда сатылмый.
«Ышанычнамә»гә ышаныч бетте
МФЦда хәзер ышанычнамә (доверенность) кәгазе нигезендә күчемсез милеккә бәйле сату-алу, бүләк итү гамәлләре башкарылмый.
— Йорт яки дача сатыламы анда яки башка милекме, документлар әзерләгәндә күчемсез милекнең төп хуҗасы шәхсән үзе дә катнашырга тиеш, — дип искәртте Ленара Мозафарова.
Алсам, «кулымны» кисегез
Россия кануны нигезендә кеше банктан кредит алуга үзенә-үзе чикләү куярга хокуклы.
— Быелның 25 августына кадәр 21 444 кеше МФЦга килеп, банктан кредит алуга үзенә-үзе чикләү килешүе төзеде. Бу мәгълүмат тәгаен бер банкка яки банкларга җибәрелә. 5 149 кеше кабаттан гариза язып, чикләү килешүен бетерде. Кредит алуга үзеңә-үзең чикләү кую һәм билгеле бер вакыттан соң аны гамәлдән чыгару кешенең үз ихтыярында. Автокредитка, ипотекага һәм укуга кагылышлы кредитларга үзеңне-үзең чикләү шарты юк. Элемтә операторы хезмәтләренә килешүләр кабул итүгә дә үзеңә-үзең чикләү кертергә мөмкин, — диде Ленара Мозафарова.
МФЦ пенсия таратмый
МФЦ пенсияләргә кагылышлы эшчәнлек алып бармый. Әгәр МФЦдан пенсия мәсьәләсендә шалтыратсалар, бернинди шәхси саннар әйтмәгез, сөйләшүне туктатыгыз.
— Мошенниклар телефонга 6 цифр җибәрәләр. Аннан соң 4 цифр җибәрәләр һәм шуны әйтеп чыгуны сорыйлар. «Шәхси кабинетыгызны җимергәннәр, сезнең исемгә кредит алырга җыеналар», «Пенсиягез кабаттан санала», «МФЦда шәхси саннар җитми» һәм башка шундый сүзләр белән шалтыраталар. Бернинди цифрны да телефонга кабатламагыз, шәхси документлар мәгълүматларын һәм кодларны әйтмәгез. Ссылка буенча башка мәгълүматларга күченмәгез. МФЦ хезмәткәрләре телефон аша шәхси саннарны һәм кодларны сорамый. Сак булыгыз, телефонны шунда ук сүндерегез, — дип киңәш итте Ленара Мозафарова.
МАХта чат-бот
Электрон технологияләр заманында әнә шундый «сувременный» сүзләр белән генә сөйләшергә туры килә инде. Россиядә МАХ сервисын кулланучылар саны актив арта бара. Татарстанның МФЦ хезмәте дә МАХта чат-бот булдырды. Аларның мондый чат-бот тагын «ВКонтакте» социаль челтәрендә эшли. Telegram сервисындагы «МФЦ чат-боты» ялган адрес, аны МФЦ куймаган.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев