Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 2026 елда педагогларга ярдәм итүнең ике яңа чарасы кертелә

Бу хакта туры эфир вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары хәбәр итте.

Киләсе елның гыйнварыннан Татарстанда педагогларга ярдәм итүнең ике яңа чарасы гамәлгә керәчәк. Бу хакта туры эфир вакытында ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

«Бу арендалы торак компенсациясе. Төрле дәрәҗәдәге 350 педагог өчен ай саен 20шәр мең сум каралган. Мәктәпкәчә яшьтәге педагоглар, мәктәп укытучылары, урта һөнәри белем, өстәмә белем бирү укытучылары арасында билгеле бер квота биреләчәк», — дип сөйләде ул.

Моннан тыш, 300 яшь педагог 1 млн сумлык торак сертификаты ала алачак, дип ассызыклады Мөҗипов.

Аның сүзләренчә, ул торакка беренчел кертем яки торак сатып алуга ипотеканы түләү өчен каралган.

«Сайлап алынганнан соң 300 грантчы мондый ярдәм чарасы рәвешендә сертификат алачак», — дип билгеләде мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

Чыганак: Татар-информ.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев