Татарстанда 2025 елга илкүләм проектларга йомгак ясалды
Республика 46 төбәк программасын үз эченә алган 12 илкүләм проектта катнашты.
2025 елда Татарстанда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру кысаларында 468 капиталь төзелеш объекты төзелде, реконструкцияләнде һәм модернизацияләнде.
ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, финанслауның гомуми күләме 46,4 млрд сум тәшкил иткән. Республика 46 төбәк программасын үз эченә алган 12 илкүләм проектта катнашты.
Елның төп нәтиҗәләре:
- мәгариф һәм яшьләр сәясәте: 2 яңа мәктәп төзелгән, 10 мәктәп, 2 балалар бакчасы, шулай ук колледж һәм студентлар тулай торагы капиталь ремонтланган;
- сәламәтлек саклау: 189 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм ремонтланган;
- юл инфраструктурасы: региональ һәм муниципальара әһәмияттәге 102 юл челтәре объекты төзелгән һәм яңартылган;
- төзекләндерү һәм экология: 51 җәмәгать киңлеге төзекләндерелгән, 47 коммуналь инфраструктура объекты модернизацияләнгән, Казанда ләм кырлары рекультивацияләнгән һәм Мәләкәс елгасы үзәне чистартылган;
- социаль өлкә: картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелгән, 49 халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә капиталь ремонт ясалган, 8 мәдәният объекты яңартылган, шул исәптән Болгарда да.
Технологик лидерлык илкүләм проектлары кысаларында республика предприятиеләре яңа материаллар, космос, пилотсыз системалар һәм азык-төлек иминлеге кебек юнәлешләрне үстерүгә 6 млн сумнан артык федераль акча җәлеп иттеләр.
Барлык эшләр 2025 ел ахырына кадәр билгеләнгән срокларда төгәлләнгән. Илкүләм проектларны гамәлгә ашыру социаль тармакларны цифрлаштыруга, балалы гаиләләргә һәм эшмәкәрләргә ярдәм итүгә, шулай ук Татарстанга туристлар агымын арттыруга ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев