Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 2025 елда илкүләм проект буенча 23 күпердә төзү-төзекләндерү эшләре үткәрелә

Күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү төбәкнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм республика халкының яшәү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 23 ясалма корылмаларда эшләр алып барыла.

Төзекләндерү эшләре 18 муниципаль берәмлектә башкарылачак, шул исәптән:
— Биектау районында — «М-7 «Волга» — Киндерле — Биектау» автомобиль юлында Киндерле елгасы аша күпердә капиталь ремонт;
— Балтач районында — «Балтач — Әтнә» автомобиль юлында Арбор елгасы кушылдыгы аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 16,3 метрдан артык);
— Чистай районында — «Казан — Оренбург — Чистай» автомобиль юлында инеш аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 51 метрдан артык);
— Балык Бистәсе районында — Ямаш авылының Һади Такташ урамында Ачы су елгасы аша күпердә төзекләндерү эшләре (озынлыгы 7 метрдан артык).

Шулай ук элегрәк контракт төзелгән объектларда 2024 елда башланган эшләр дәвам итә, шул исәптән:
— Алексеевск муниципаль районында «Мөслим — Биләр» автомобиль юлында Кече Чирмешән елгасы аша күперне төзекләндерү (озынлыгы 89 метрдан артык);
— Менделеевск районы Камай авылында Буҗай елгасы аша күперне төзекләндерү (озынлыгы 47 метрдан артык);
— Кайбыч районында «Олы Кайбыч — Камыллы» автомобиль юлында Бәрле елгасы аша күпердә капиталь ремонт (озынлыгы 42 метрдан артык).

Күпер корылмаларын норматив хәлгә китерү төбәкнең транспорт инфраструктурасын яхшыртырга һәм республика халкының яшәү сыйфатын күтәрергә мөмкинлек бирә.

Мәгълүм булганча, республикада «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 200 километрдан артык тәшкил иткән 131 объектта эшләр башкарырга планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев