Татарстанда 2025 елда 450 ятим фатир алган
Татарстан Республикасында 2025 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.
Төбәкнең төрле шәһәрләрендә һәм районнарында 450 кеше бер бүлмәле фатирлар алды, бу «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының бурычларын үтәргә мөмкинлек бирде.
Программада катнашучылар ремонтлы, сантехникалы һәм кухня плитәләре булган тулысынча төзекләндерелгән торак алды. Фатирларда шулай ук исәпләү приборлары һәм янгын сүндерү сигнализациясе бар. Төзүче — ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2013 елдан бирле әлеге программа ярдәмендә республикада ятим балалар өчен 5796 фатир бүлеп бирелгән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев