Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 2025 елда 2877 юл билгесе куелган

Татарстан Республикасында «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл куркынычсызлыгын арттыру чараларын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

ТР Транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган ел төбәк юлларында инфраструктураны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарылган.

Юлчылар барлыгы 2,9 меңгә якын яңа юл билгесе урнаштырганнар, 15 км дан артык төрле койма төзегәннәр һәм 9 км га якын яктырту линиясе урнаштырганнар. Халыкка уңайлы булсын өчен 18,8 км яңа тротуарлар, 53 тукталыш павильоны һәм 20 җәяүлеләр кичүе барлыкка килде. Актив яшәү рәвешен яратучылар өчен 4,5 км велоюл булдырылды.

Югары технологияләргә аерым игътибар бирелде: Казанда һәм Чаллыда АСУДД системасы составында эшли торган 19 адаптив светофор кертелде. Акыллы электроника, транспорт агымының тыгызлыгыннан чыгып, хәрәкәт фазаларын автомат рәвештә көйли.

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин ассызыклаганча, системалы эш агломерацияләрдәге юлларның 90% тан артыгын һәм төбәк трассаларының терәк челтәренең 85% тан артыгын нормативларга китерергә мөмкинлек бирде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев