Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 2025 елда 26 күп балалы гаилә дәүләттән бушлай фатир алды

Инициатива гражданнарның торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Татарстанда биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына йомгак ясалды. Узган 2025 елда шундый 26 гаилә 44 яңа фатирга ия булды.

Инициатива гражданнарның торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Торак ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды йортларында бирелә. Фатирлар чиста ремонтлы, сантехника, кухня плитәләре һәм барлык кирәкле исәпләү приборлары куелган.

Чагыштыру өчен, 2024 елда 28 гаилә (47 фатир) бушлай торак алган. 2007 елдан башлап программа эшләү дәверендә республиканың 650 күп балалы гаиләсе фатирлы булды. 2026 елга планнарда — тагын 22 гаиләне торак белән тәэмин итү.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев