Татарстанда 2 градуска кадәр салкын һәм кырау төшүе көтелә
Томан төшәргә мөмкин.
20 сентябрьдә Татарстанда явым-төшемсез үзгәрүчән болытлы һава торышы фаразлана.
Төнлә һәм көндез республиканың кайбер районнарында томан төшәргә мөмкин.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итәчәк, урыны белән һавада һәм туфракта −2 градуска кадәр кырау төшүе ихтимал. Көндез республикада +23кә кадәр җылы һава торышы көтелә.
ТР Гидрометүзәгенең синоптиклары пәнҗешәмбе (21сентябрь) һәм җомга (22 сентябрь) көннәрендә дә алмашынучан болытлы һава торышын фаразлый. Көндез +25кә кадәр җылыта.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев