Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 15,5 меңнән артык мәдәният волонтеры исәпләнә

2025 елның III кварталында республикада мәдәният волонтерлары катнашында 1,2 мең чара уздырганнар.

Татарстан Республикасында 1,5 меңнән артык мәдәният волонтеры, «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең 15 вәкиллеге исәпләнә. Алар үз эшчәнлекләрен «Яшьләр һәм балалар» милли проектына ярдәм йөзеннән алып бара. Татарстан Республикасының биш районында һәм Казанда хәрәкәтнең җирле бүлекләре ачылды, дип хәбәр иттеләр Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе һәм Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында мәдәният өлкәсендә волонтерлык үзәкләре эшли. Аларда төрле волонтерлык проектлары һәм программалары тормышка ашырыла. Волонтерлар китапханә чаралары оештыруда һәм уздыруда катнаша, социаль инициативаларны тормышка ашыруда булышлык күрсәтә, хәйрия акцияләре уздыра.

2025 елның III кварталында республикада мәдәният волонтерлары катнашында 1,2 мең чара уздырганнар.

«Ватанны саклаучылар елында мәдәният волонтерларын истәлекле урыннарны, мемориалларны һәм һәйкәлләрне, шул исәптән төбәкнең күренекле мәдәният һәм тарих эшлеклеләренә багышланганнарын саклауга, популярлаштыруга һәм торгызуга җәлеп итү Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Бу 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында да аеруча актуаль», — диде Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

«Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтенең Татарстандагы төбәк бүлекчәсе Россиянең барлык субъектларының иҗтимагый волонтерлык хәрәкәтләре арасында әйдәп баручы һәм иң активларының берсе булып санала. Республика берничә тапкыр «Иң яхшы мәдәни волонтерлар төбәге» буларак билгеләнде һәм Россия Федерациясенең барлык субъектлары арасында мәдәният волонтерлары саны буенча беренче унлыкка керде.

«Мәдәният волонтерларының» Татарстандагы төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Гөлфия Мотыйгуллина «Мәдәният волонтерлары» программасын тормышка ашыруда катнашуы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатына, шулай ук «Россия волонтеры» күкрәк билгесенә лаек булды.

«Ярдәм итүче кешеләргә үрнәк булу — минем тормышымдагы иң мөһим миссиядер, мөгаен. Минем 20 еллык волонтерлык гомеремне югары бәяләгән өчен Хөкүмәтебезгә рәхмәт. Быел минем иң мөһим «Я — ДоброТворец» проектына 10 ел һәм шундый югары дәрәҗәдә дә ярдәм булуын аңлау бик рәхәт. Мондый бүләккә бик күпләр лаек дип ышанам, әмма яраткан республикада гына түгел, ә илдә беренчеләрдән булу чыннан да, бик күңелле», — диде Гөлфия Мотыйгуллина.

Быелның сентябрендә «Мәдәният волонтерларының» Татарстандагы җирле бүлекчәләре яшьләре һәм активистлары өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «МКМ: Яшьләр Мәдәният Менеджмент 2025» Республика форумы узды.

Форумда республиканың 19 районыннан 40 мәдәният волонтеры катнашты, очрашулар һәм мастер-класслар, шул исәптән Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин белән дә очрашу узды. «Мәдәният волонтерлары» иҗтимагый хәрәкәтенең Федераль дирекциясеннән 14 рәхмәт хаты тапшырылды, 2030 елга кадәр «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Мәдәният волонтерлары» хәрәкәтен үстерү стратегиясе кысаларында биш яңа уникаль идея-проект эшләнде.

Фото: © Татарстан Мәдәният министрлыгы

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев