Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстанда 15 декабрьдән «Чыршы» операциясе башланды

Чара «Экологик иминлек» илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасында 15 декабрьдән Яңа ел алдыннан урманнарны саклауга юнәлдерелгән ведомствоара «Чыршы» оператив-профилактик операциясе старт алды.

Чара «Экологик иминлек» илкүләм проект кысаларында гамәлгә ашырыла һәм 2025 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

Ылыслы яшь үсентеләр өстенлек иткән урман массивларында көчәйтелгән патрульлек оештырылган. Составына дәүләт урман инспекторлары һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре кергән мобиль төркемнәр тәүлек буе диярлек эшлиләр.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров республика халкын җаваплылык күрсәтергә һәм Яңа ел чыршыларын документлар белән махсус пунктларда гына сатып алырга өндәде.

«Әйдәгез урманнарыбыз турында бергәләп кайгыртыйк», — диде ул.

Законсыз кисү өчен административ җаваплылык каралган: гражданнарга — 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга — 200 меңнән 300 мең сумга кадәр. Моннан тыш, хокук бозучылар зыянны капларга тиеш, аның суммасы индивидуаль исәпләнә. 5 мең сумнан зыян килгәндә РФ Җинаять кодексының 260 маддәсе буенча җинаять җаваплылыгы башлана.

Хокук бозулар турында урман сагының туры номерына 8-800-100-94-00 яисә «Лесопожарный центр» диспетчерлык хезмәтенә 8 (843) 221-37-95 телефоны буенча хәбәр итәргә була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев