Татарстанда 14 мартта авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак
Түбән Камада алар «Комета» үзәк базары, Көньяк урамындагы «Магнит» сәүдә үзәге янында һәм Кама Аланында эшләячәк.
Шәһәрдәшләр ит, сөт, яшелчә, йомырка, шулай ук көнбагыш мае, он һәм баллы тәм-томнарны отышлы бәядән сатып ала алачаклар. Барлык товарлар да турыдан-туры җирле җитештерүчеләрдән тәкъдим ителә.
Ярминкәләр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә эшләячәк. Узган елда Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә якынча 2 миллиард сумлык азык-төлек сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев