Татарстанда 12 июньгә кадәр паркларны һәм ишегалларын төзекләндерү өчен тавыш бирү бара
Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала.
Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.
Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала, иҗтимагый киңлекләр өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була.
Тавыш бирүдә форматлары һәм функционалы белән аерылып торган төрле иҗтимагый киңлекләр тәкъдим ителгән. Алар арасында Дәрвишләр бистәсендәге скейт-парк, Тебриз скверы, Яңа Савин районында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләргә багышланган сквер, шулай ук «Молодежный» скверы (анда кичә татар шагыйре, фронтовик Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды) бар. Тавыш бирүдә Совет районындагы Нокса урманы һәм Вахитов районындагы Түбән Кабан күле яр буеның өченче чираты да тәкъдим ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, казанлылар шул ук тавыш бирүдә киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле керү мөмкинлегенә ия булачак үз ишегалдын сайлый, шулай ук шәһәр киңлекләрен үзгәртү турында фикерен калдыра һәм берничә сорауга җавап бирә ала.
Быел Казан территориясендә иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча 7 проект гамәлгә ашырыла, шул исәптән өчесе — «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында. Алар арасында Камал театрының яңа бинасы янындагы территорияләр, Казансу елгасында Һәлак булган сугышчыларга куелган чиркәү-һәйкәл янәшәсендәге яр буе территориясе, «Молодежный» скверында Ф.Кәримгә һәйкәл кую, Җиңү паркында махсус хәрби операциядә катнашучыларга вакытлы мемориал урнаштыру, Серов урамындагы бульварның өченче чираты, Зур һәм Кече Акчарлак күлләре, Миславский урамындагы сквер бар.
2025 елда 464 ишегалды территориясен төзекләндерү күздә тотыла, асфальт-бетон өслеген ремонтлауның гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Алты ел эчендә, агымдагы елны исәпкә алып, ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2742 йорт яны территориясе тәртипкә китереләчәк.
Искәртеп үтәбез, Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда аларның 12се гамәлгә ашырылачак. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев