Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстанда −12 градуска кадәр салкын булачак

Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.

Антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында Татарстанда аномаль җылылыкка алмашка салкын һава торышы киләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге тараткан фараздан билгеле булды, дип яза «Татар-информ».

26, 27 һәм 28 ноябрьдә, төбәктә явым-төшем ихтималы аз. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка киләчәк.

27 һәм 28 ноябрьдә төнлә һава температурасы −4..-9 градус, ә Татарстанның көнчыгышында −12 градуска кадәр көтелә. Көндез 0..-5 градуска кадәр фаразлана.

Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә, 29 һәм 30 ноябрьдә, Татарстанда һава торышына чираттагы атмосфера фронты йогынты ясый башлаячак: республиканың кайбер районнарында бераз кар, җепшек кар көтелә. Юлларда урыны белән бозлавык сакланачак.

Бу вакытта температура фоны сизелерлек үзгәрми. Төнлә термометр баганасы −4, −9 градуска кадәр төшә (29 ноябрьдә көнчыгыш районнарда аязганда һава торышы −12 градуска кадәр). Көндез һава температурасы −4 градустан + 1 градуска кадәр була.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев