Татарстанда 11 яңа җәмәгать судьясы сайланды
Кандидатларны ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
Бүген ТР Дәүләт Советының 15нче утырышында Татарстанның яңа җәмәгать судьялары сайланды. Кандидатларны ТР Югары суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.
«Алар барысы да тикшерү процедураларын узды. Барысы да җәмәгать судьясы кебек югары вазифага туры килә. Аларны сайлау өчен каршылыклар юк», — диде ул.
Өч еллык срокка җәмәгать судьялары итеп Гадел Фәттахов (Әгерҗе районы буенча 1нче номерлы суд участогы), Гөлназ Азнабаева (Әлмәт районы буенча 5нче номерлы суд участогы), Татьяна Чапова (Әлмәт районы буенча 7нче номерлы суд участогы), Рөстәм Гайнетдинов (Буа районы буенча 1нче номерлы суд участогы), Энҗе Сибгатуллина (Казанның Вахитов районы буенча 3нче номерлы суд участогы), Ләйсән Шакирова (Түбән Кама районы буенча 7нче номерлы суд участогы), Елена Титова (Чистай районы буенча 1нче номерлы суд участогы) расланды.
Вәкаләтләр үтәү срогы чикләнмәгән җәмәгать судьялары итеп Зөлфия Низамиева (Азнакай районы буенча 2нче номерлы суд участогы), Любовь Кобленц (Әлмәт районы буенча 2нче номерлы суд участогы), Руслан Гайсин (Зәй районы буенча 3нче номерлы суд участогы), Арсений Әмиров (Казанның Яңа Савин районы буенча 10нчы номерлы суд участогы) билгеләнде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
            
Нет комментариев