Татарстанда +10 градуска кадәр җылыну фаразлана
Ял көннәрендә һава торышы начар булачак.
Татарстанда алдагы берничә көндә температура үзгәрү белән тотрыксыз һава торышы көтелә.
Синоптиклар фаразы буенча, җомга һәм шимбә көннәрендә көндез температура +2 градустан да югары булмаячак. Якшәмбе 0..+5 градус, көньяк районнарда +8 градуска кадәр.
Дүшәмбе көнне +2 градус булыр дип көтелә, ә сишәмбе көнне һава +5..+10 градуска кадәр җылыначак.
27 октябрьдә республиканың күпчелек территориясендә явым-төшем булмаячак. Көннең икенче яртысында көньяк-көнбатышта гына кар һәм көчле булмаган буран көтелә.
Ял көннәрендә һава торышы начар булачак: ТР Гидрометеоүзәге кар, карлы яңгыр, аерым районнарда буран булачак дип кисәтә. Шулай ук көчле җил булачак, юлларда бозлавык булуы ихтимал. 30 һәм 31 октябрьдә явым-төшемнәр дәвам итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев