Татарстанда 1 сентябрьдә «Мәгариф» илкүләм проекты буенча 8 яңа мәктәп ачыла
Әлеге эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елның 1 сентябрендә республикада 8 590 урынга исәпләнгән 8 яңа мәктәп эшли башлаячак. Моннан тыш, булган мәктәпләр өчен 1 245 урынга исәпләнгән 3 өстәмә корпус ачылачак. Быел әле тагын бер мәктәп өчен 375 урынга 1 өстәмә корпус сафка бастырылыр дип көтелә.
2024 елда республика бюджеты хисабына 2 200 урынга 10 мәктәпкәчә белем бирү оешмасы төзелеше планлаштырыла. Яңа уку елы башына — 1560 урынга 7 балалар бакчасы, ә ел азагына 560 урынга тагын 2 бакча ачылырга тиеш. 2025 елга кадәр Апас районы үзәгендә 80 урынга балалар бакчасын төзеп бетерәчәкләр. Андагы эшләр график буенча бара.
Быел ремонт эшләре 183 мәгариф объектын колачлый, шул исәптән:
— мәктәпләргә капиталь ремонт ясау федераль программасы буенча — 6 гомуми белем бирү объекты;
— авыл мәктәпләре спорт залларына капиталь ремонт ясау федераль программасы кысаларында — 2 гомуми белем бирү объекты;
— республиканың капиталь ремонт программасы хисабына — 63 белем бирү оешмасы биналары;
— республика мәктәпләренең азык-төлек блогына капиталь ремонт үткәрү программасы нигезендә — 94 объект.
Шулай ук Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары уку корпусларына — 4 объектка, һәм һөнәри белем бирү оешмаларының тулай торакларына — 14 объектка капиталь ремонт үткәреләчәк.
Бүгенге көндә капиталь ремонт алып барыла торган объектлар әзер диярлек. Бөтен эшләр вакытында төгәлләнәчәк дип вәгъдә ителә. Алар яңа 2024/2025 уку елында ишекләрен ачачак. Әлеге эшләр «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында башкарыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев