Татарстанда 1 июльдән дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт хакы арта
Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк .
2024 елның 1 июленнән Татарстанда дәүләт хезмәткәрләренең окладларын арттырачаклар. Бу хакта указны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады, дип яза «Татар-информ».
Документта әйтелгәнчә, аларның хезмәт хакларын исәпләү өчен башкарма хакимият территориаль органнарындагы кече төркем «тәэмин итүче белгечләр» категориясендәге 3 разрядлы белгеч оклады кулланыла. 1 июльдән аны 1,05 тапкырга — 13 323 сумга кадәр индексациялиләр.
Моннан тыш, дәүләт хезмәткәрләренә ай саен премия түләү күләме үзгәрәчәк — вазифаи окладның 18 проценты урынына 41 процентны тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев