Татарстанда 1 апрельдән йөк машиналары хәрәкәте чикләнә
Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә.
1 апрельдән Татарстанда төбәк һәм муниципальара әһәмияткә ия юлларда йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләүләр кертелә. Чикләү 30 апрельгә кадәр гамәлдә булачак.
Бу күчәргә төшкән авырлык рөхсәт ителгән 6 тоннадан артып киткән машиналарга кагыла. Чикләү юл өслеген һәм юлдагы конструкцияләрне саклау өчен кертелә.
Моннан тыш, 20 майдан 31 августка кадәр 10.00-22.00 сәгатьтә асфальт-бетон өслекле җирле юлларда авыр йөк ташучы автомобильләр хәрәкәте дә чикләнә. Әлеге чикләү һава температурасы +32 градуска һәм аннан да югарырак күтәрелгән очракта гамәлдә булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев