Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстан хосусый йортларны газлаштыру күрсәткече буенча алдынгы өчлеккә керде

Татарстан Республикасы ил буенча хосусый секторны газ белән тәэмин итү буенча Россиядә өченче урынны яулады. Бу хакта «Домклик» аналитик үзәге уздырган тикшерү нәтиҗәләре күрсәтә.

Рейтингта Татарстан 90% якын күрсәткеч белән өченче баскычка менде. Лидерлыкны Ставрополь крае (96%) алды, икенче урында – Ростов өлкәсе (90,2%). Гомумән алганда, Россиянең хосусый йортларын газлаштыру дәрәҗәсе (71%) күпфатирлы йортларныкыннан (63,4%) югарырак.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, соңгы елларда яңа төзелешләрдә газ белән җиһазландыру кими бара, шул ук вакытта шәһәрдән читтәге йортларда газ куллану тенденциясе арткан. Даими яшәү өчен кулланылучы йортларда газ ешрак очрый, дип хәбәр итә «Ведомости».

Шуны истә тотарга кирәк, 2026 елның 1 мартыннан Татарстанда һәм бөтен Россиядә торак биналарда газ җиһазларын тикшерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керә. Төп яңалык – хәзер тикшерүләр махсус җиһазлар ярдәмендә үткәреләчәк.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев