Татарстан хезмәт хакы иң югары булган төбәкләр арасына керде
Безнең республика өченче урында.
Татарстан хезмәт хакы 100 мең сумнан артып киткән вакансияләр өлеше буенча төбәкләр рейтингында өченче урынны алды. Республикада андый тәкъдимнәр — 37,9 процент, дип яза RT.
Хезмәт хакларының тәкъдим ителә торган мондый күләме белән иң күп вакансия Ямал-Ненец автономияле округында теркәлгән (74,7 процент). Бу күрсәткеч буенча икенче урында — Карелия (41,7 процент).
Тикшеренү күрсәткәнчә, югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләрнең төзелеш (бу тармакта тәкъдимнәрнең 42,8 проценты), транспорт һәм логистика (40,3 процент) һәм җитештерү (35,5 процент) өлкәләрендә еш очравын күрсәткән.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев