Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан хастаханәләре электрон медицина карталарына күчте

Хәзерге вакытта эшләүчеләр системаны оптимизацияләүне дәвам итә, әмма төп үзгәрешләр кертелгән инде.

Татарстандагы дәүләт хастаханәләре декабрь аеннан электрон медицина карталарына күчте.

Республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, хастаханәләр электрон карталар куллана башлаган инде, ә бөтен документлар хәзер «Электрон сәламәтлек саклау» платформасы аша эшкәртелә, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәзерге вакытта эшләүчеләр системаны оптимизацияләүне дәвам итә, әмма төп үзгәрешләр кертелгән инде.

Быел Татарстан хастаханәләрендә рәсмиләштерелгән структуралы электрон документлар саны 50 миллионнан артып киткән.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2024 елда Татарстанда бердәм цифрлы контур булдыру буенча «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының барлык алты төп күрсәткече дә вакытында һәм планнар нигезендә үтәлгән. Хәзерге вакытта республика безнең төбәк мәгълүмат системасын гомумроссия системасына интеграцияләү буенча таләпләрне уңышлы үтәде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев