Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстан халкын көчле җил һәм бозлавык турында кисәттеләр

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз.

5 ноябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле җил исәчәк, аның тизлеге секундына 15-18 метр, Казанда 16 метрга кадәр җитәчәк. Юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе халыкка урамнар һәм юллар буйлап йөргәндә сак булырга киңәш итә. Машина юлы аша чыгу өчен җир өсте яисә җир асты җәяүлеләр кичүләреннән файдаланырга киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакыртыгыз, диелә хәбәрдә.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев