Татарстан халкы җирле үзидарә органнарының эшен бәяли алачак
Татарстан халкы җирле үзидарә органнарының эшчәнлегенә бәя бирүдә катнаша ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Республикада ел саен уздырыла торган әлеге сораштыру шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче оешмалар җитәкчеләренең эш нәтиҗәлелеген билгеләү максатыннан оештырыла.
Сораштыруда катнашу гражданнарның муниципаль хакимиятләр эшеннән һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатыннан канәгатьлеген ачыкларга ярдәм итәчәк.
Үз фикереңне белдерү өчен порталга кереп, Бердәм идентификация һәм аутентификация системасы аша теркәлергә кирәк.
Сораштыру нәтиҗәләре җирле үзидарәнең һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешмаларның эшчәнлеген яхшырту өчен файдаланылачак.
Узган 2025 елда әлеге чарада 45 меңнән артык кеше катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев