Татарстан синоптиклары шимбә көнне +30 градуска кадәр эссе турында кисәтә
Метеорологлар фаразынча, яңа җылылык рекорды куелырга мөмкин.
Синоптиклар тиздән Татарстанга җәйге эссе кире кайтачак дип вәгъдә итә. 27 апрельдә, шимбә көнне, көндезге температура +25..+30 градуска җитәчәк. Метеорологлар фаразынча, яңа җылылык рекорды куелырга мөмкин.
Шимбә көнне кыска вакытлы яңгыр явуы ихтимал. Яшен һәм 15-17 м/с тизлектә җил.
Якшәмбе көнне дә җылы булачак. Көндез һава +17..+22гә кадәр җылыначак, ә көнчыгышта +27гә кадәр.
ТР Гидрометеоүзәге фаразы буенча, киләсе атна башында салкын атмосфера фронты аркасында яңадан салкынайта. Дүшәмбе, 29 апрельдә, көндез +18дән югары булмаячак, ә сишәмбе (30 апрель) һаваның максималь температурасы +14 градус тәшкил итәчәк. Моннан тыш, кыска вакытлы яңгырлар булырга мөмкин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев