Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан салым хезмәте 2 майга кадәр керемнәр турында хисап бирергә тиешлекне искәртә

Шул ук вакытта НДФЛ декларациясендә исәпләнгән акчаны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

2023 ел нәтиҗәләре буенча декларация кампаниясе тәмамланырга бер айдан да азрак вакыт кала. Быел 2 майга кадәр гражданнар салым суммасын мөстәкыйль исәпләргә һәм салым органына 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин искә төшерде, дип яза «Татар-информ».

«2023 ел өчен керемнәр турында шәхси эшмәкәрләр, гомуми салым системасында эшләүчеләр, практик нотариуслар һәм адвокатлар хисап бирергә һәм декларация тапшырырга тиеш. Моннан тыш, үз керемнәрен 2023 елда мөлкәт саткан, якын туганы булмаганнан кыйммәтле бүләкләр алган һәм лотереяда откан, милекне арендага биргән яки Россия Федерациясеннән читтә урнашкан чыганаклардан керем алган кешеләр декларацияләргә тиеш», — дип искәртте ул.

Шул ук вакытта НДФЛ декларациясендә исәпләнгән акчаны 15 июльдән дә соңга калмыйча түләргә кирәк. Салым түләмәгән гражданнарга карата салым органнары хезмәткәрләре тарафыннан салым түләүчеләр турында булган мәгълүматлар нигезендә «декларациясез» камераль тикшерүләр үткәреләчәк. Мондый тикшерүләр барышында бюджетка түләнергә тиешле салым суммасы сатылган милекне сатып алу чыгымнарын исәпкә алмыйча исәпләнәчәк. Шулай ук, НДФЛдан тыш, салым түләүчегә декларацияне тапшыру срокларын бозган өчен штрафлар һәм пенялар түләргә туры киләчәк, дип өстәде Сафиуллин.

«3-НДФЛ декларациясен салым органына яшәү урыны буенча бирергә кирәк. Документны салым түләүченең шәхси кабинеты аша Федераль салым хезмәте сайтына җибәрү иң уңайлы, чөнки мәгълүматның күп өлеше автомат рәвештә тутырыла, анда керемнәр турында кирәкле мәгълүматны кертеп, салым суммасын җиңел генә исәпләп була», — дип киңәш итте спикер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев