Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстан сәламәтлек саклау министрының яңа урынбасарлары билгеләнде

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында министрның яңа урынбасарларын билгеләделәр. Бу хакта бүген «Татар-информ» хәбәр итә.

Моңарчы министрның беренче урынбасары урынына Елена Демьянова билгеләнде. Шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы урынбасарлары итеп Илнур Сибгатов һәм Андрей Ефремов куелды.

Казанның Сәламәтлек саклау идарәсен Илназ Әхмәдиев җитәкләячәк.

Исегезгә төшерәбез, 8 октябрьдә ТР сәламәтлек саклау министры вазыйфасына ведомство башлыгының элеккеге беренче урынбасары Альмир Абашев билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә республика сәламәтлек саклау министрлыгында кадрлар алмашынулары башланды. Республика клиник хастаханәсенең һәм Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табиблары билгеләнде. Өч министр урынбасары алышынды.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев