Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә
Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.
Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә. Шулай ук, «Татарстан Республикасы үз иреклелек үсешенә керткән өлеш өчен» мактау билгесе дә кабул ителгән. Бу хакта Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.
Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.
«Авыр вакытлар җәмәгатьчелекне берләштерде. Татарстанлылар хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, фронт өчен гуманитар ярдәм туплый. Бар кешегә дә шушы мөһим эш өчен рәхмәт», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Бу бүләкләр ярдәмгә ашкынып торган, актив гражданлык позициясе күрсәткән кешеләргә биреләчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев