Татарстан поликлиникаларында якындагы ярты елда ветрянкага каршы вакцина булмаячак
Ветрянка авыруына каршы вакцинация милли прививкалар календаренә керми.
Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов якындагы ярты елда республиканың дәүләт поликлиникаларында ветрянкага каршы вакциналар булмавы турында хәбәр итте.
«Якындагы 6 айда ветрянка авыруына каршы вакцина дәүләт поликлиникаларында булмаячак. Кызганыч, җитештерүче безнең гаризаларны расламады», — дип язган Лопушов үзенең телеграм-каналында.
Түбән Кама балалар поликлиникаларында чыннан да ветрянкадан вакциналар юк, дип расладылар Перинаталь үзәге булган балалар район хастаханәсе матбугат хезмәтендә һәм ветрянка авыруына каршы вакцинация милли прививкалар календаренә керми дип аңлаттылар.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев