Татарстан пенсияләр күләме буенча Идел буе федераль округында 6нчы урынны алды
2025 елның 1 гыйнварына Татарстанда пенсиянең уртача күләме 22999,18 сум тәшкил итте.
Бу күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында 6нчы урында һәм тулаем Россия буенча 37нче урында. Бу хакта РФ Пенсия һәм социаль иминият фонды мәгълүматларыннан билгеле булды.
Татарстанда эшләмәүче пенсионерлар 2025 елның 1 гыйнварына уртача 23509,2 сум алган, эшләүчеләр — 20964,15. Бер ел эчендә Татарстанда уртача пенсия 2371 сумнан артыкка арткан (2024 елның 1 гыйнварына 20627,57 сум).
Идел буе төбәкләре арасында Татарстан пенсиянең уртача күләме буенча Пермь крае (23383,04 сум), Удмуртия Республикасы (23131,34), Самара (23102,6), Түбән Новгород (23099,29) һәм Киров (23063,77) өлкәләре кебек төбәкләрдән аз гына алда бара.
Тулаем алганда, Идел буе федераль округы буенча пенсиянең уртача күләме 2025 елның 1 гыйнварына 22479,25 сум тәшкил итте. Россиядә бу вакытка пенсия уртача 23175,18 сум булган.
Пенсиянең иң зур уртача күләме Ерак Төньяк төбәкләренең берсендә — Чукотка автоном округында (38173 сум) булган. Пенсиянең уртача күләме Төньяк Кавказ төбәкләренең берсендә — Дагыстан Республикасында (17053,1 сум) иң азы булып чыккан.
Гыйнварда россиялеләрнең иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнгән. Февральдә 2024 ел өчен инфляцияне исәпкә алып, 9,5 процентка кадәр индексация ясалды. Шулай ук картлык буенча пенсия алучылар февральдә гыйнвар өчен өстәмә түләү алды.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев