Татарстан макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия экомарафонында икенче урында
Акция «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында уза һәм илнең барлык 89 төбәген берләштерә.
Татарстан макулатура җыю буенча «БумБатл» Бөтенроссия акциясе рейтингында икенче урында тора. Хәзерге вакытта республика халкы 86,5 тонна кәгазьне эшкәртүгә тапшырган, гомуми зачетта бары тик Башкортостаннан гына калышкан.
Акция «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында уза һәм илнең барлык 89 төбәген берләштерә. Көзге сезон 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә команда һәм төбәк зачетына нәтиҗәләр 2026 елның мартында ясалачак.
Ничек катнашырга?
Ярышларда балалар бакчалары, мәктәпләр, югары уку йортлары, компанияләр һәм республика халкы катнаша ала. Татарстанда моның өчен Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә 200дән артык кабул итү пункты ачылган. Укучылар өчен кабул итү пунктларын уку йортларында ук оештыралар.
Җиңүчеләрне дүрт категориядә билгеләячәкләр: уку йортлары, оешмалар, шәхси һәм гаилә зачетлары. Катнашучылар шулай ук #бумбатл һәм #нацпроектэкоблагополучие хештеглары булган социаль челтәрләрдә эшкәртү темасына креатив постлар бастырып, үз төбәгенә ярдәм итә ала.
Рәсем ТР Экология министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев