Татарстан юлларында иң күп хокук бозучы фирмалар кайсысы?
Татарстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими рәвештә бозучыларга карата җитди чаралар күрелә.
«Татар-информ» юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы фирмаларның антирейтингын бастырып чыгарган.
Антирейтингның беренче урынында Чаллыда эшләп килүче «Финанс векторы». Рәсми мәгълүматлар буенча, компаниядә 314 транспорт чарасы теркәлгән. Агымдагы елның июленнән сентябренә кадәр хокук бозулар саны — 1398 очрак.
Аның артыннан явызларча хокук бозучылар исемлегендә Казанның «ТОПГРУЗ» фирмасы бара, аңа теркәлгән 149 транспорт чарасы шул ук вакыт эчендә 1190 штраф алган.
Лидерлар өчлеген Казанның эре муниципаль предприятиесе — «ПАТП-2» МУП йомгаклый. Аңарда 600 транспорт берәмлеге исәпләнә, әлеге оешманың шоферлары тарафыннан 887 тапкыр хокук бозу очрагы ачыкланган.
Алга таба антирейтингта «Алабуга МИЗ» фирмасы бара, аның исәбендә-861 хокук бозу очрагы, 1169 транспорт чарасы теркәлгән.
Алга таба хокук бозучылар түбәндәгечә бара:
«ТАГРАС-ТРАНССЕРВИС» (Әлмәт районы): 796 хокук бозу һәм 180 транспорт берәмлеге;
«РИТМ ЖИЗНИ» ҖЧҖнең «Казан 1» аерымланган бүлекчәсе (Казан): 519 автомобильгә 764 хокук бозу очрагы теркәлгән;
Казанның «Финанс векторыП фирмасы: 733 хокук бозу очрагы һәм 314 транспорт чарасы;
«Нео ТРАНС» ҖЧҖ 645 хокук бозу очрагы теркәлеп, 1710 машинага ия.
Исемлекне республиканың Лаеш районыннан «Казан май комбинаты» фирмасы (629 хокук бозу очрагы һәм 421 транспорт чарасы) һәм Әлмәт районыннан «ТРАНСКОМ-ЛОГИСТИКА» компаниясе (565 хокук бозу очрагы һәм 639 транспорт берәмлеге) йомгаклый.
Әлеге 10 фирма гына да юл хәрәкәте кагыйдәләрен 8468 тапкыр бозган.
Әлеге саннарга күз салып та, республика юлларындагы вазгыятьның ни чаклы катлаулы икәнен аңларга була. Юл һәлакәтләре, нигездә, каршы якка чыгу, исерек килеш рульгә утыру, куркынычсызлык каешын эләктермәү аркасында килеп чыга. Әмма араларында иң еш очраганы — каршы якка чыгу аркасында килеп чыккан фаҗигаләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев