Түбәнкамалылар авыл хуҗалыгы ярминкәсендә Татарстан җитештерүчеләреннән азык-төлек продукциясе сатып алды
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Сатуга безнең һәм күрше район эшмәкәрләре җитештергән азык-төлек тәкъдим ителде.
Болар – ит, балык, казылык, бал һәм сөт продукциясе. Сәүдә өч мәйданчыкта: Южная урамындагы «Магнит» гипермаркеты белән «Комета» базары тирәсендә һәм Кама Аланы бистәсендә оештырылды. Ярминкәләрнең ачылышында безнең төшерү төркеме булып кайтты.
Южная урамындагы «Магнит» гипермаркеты янындагы мәйданчыкта ярминкәнең гөрләгән чагы. Сәүдә рәтләре өстәлләре муллыктан сыгылып тора: ит, казылык, бал һәм сөт продукциясе - ни кирәк – шул бар. Биредә Түбән Кама һәм күрше район эшмәкәрләре үзләре җитештергән азык-төлек тәкъдим итә.
«Без бик шат Түбән Камага килергә. Монда халык безне елмаеп каршы алды. Алып килгән әйберләрне сатып бетердек. Икенче килүгә ассортименты арттырып килербез дип өметләнеп калам»
Түбән Камада авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. Сәүдә рәтләрен шәһәр мэры Радмир Беляев һәм Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин да карап чыктылар. Алар фермерлар һәм халык белән аралаштылар, сатуның ничек баруы белән кызыксындылар.
«Ярминкәләр – безнең авыл хезмәтчәннәренә, фермерларга үз продукцияләрен сату, чәчү кампаниясенә һәм алга таба эшчәнлеккә акча эшләү мөмкинлеге. Түбәнкамалылар исә экологик яктан чиста продукция сатып ала ала».
Ярминкәгә килүчеләр өчен җырлы-биюле чыгышлар, балалар өчен уеннар, чәй эчү урыны да әзерләнә. Икенче атнада үз товарларын Баулы фермерлары да тәкъдим итәчәкләр.
«Без бик риза. Башкортстанда җитештерелгән тәмле колбаса алдык. Холодец ясарга ит алдык. Хәзер ашка ит карыйбыз. Ат казылыгы да алдык. Хәләл ризык. Рәхмәт безне сыйларга килгән өчен»
Ярминкәләр ял көннәрендә 3 мәйданчыкта оештырыла: Южная урамындагы «Магнит» гипермаркеты белән «Комета» базары һәм Кама Аланы бистәсендәге Боз сарае тирәсе. Эш вакыты: иртәнге 8дән көндезге икегә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев