Татарстан Гидрометеоүзәге: Буран һәм көчле җил Татарстаннан китәргә җыенмый
Күз күреме бер-ике километрга кадәр начараячак.
Бүген һәм иртәгә Татарстанда тагын һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.
21 гыйнварда кичен, 22 гыйнварда төнлә һәм иртән республикада урыны белән янә буран була, күз күреме бер-ике километрга кадәр начараячак.
Моннан тыш, көчле җил, ул төньяк-көнбатыштан секундына 16 метрдан 21 метрга кадәр тизлектә фаразлана.
Россия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд РИА Новостига белдергәнчә, Идел буеның көнчыгышында һәм Уралда, шулай ук Себернең көнчыгышында сишәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 20-25 градуска кадәр кинәт суыта.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев