Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстан Дәүләт Советында хатын-кызлар өчен эш көнен кыскарту идеясен хупладылар

Элегрәк РФ Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко хатын-кызлар өчен эш көнен хезмәт хакын саклап калу шарты белән бер сәгатькә булса да кыскартырга чакырды.

Хатын-кызлар өчен эш көнен бер сәгатькә кыскарту инициативасы билгеле бер мәгънәгә ия. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе әгъзасы Светлана Захарова белдерде, дип хәбәр итә «Татарстан» ДТРК.

«Демографиягә, мөгаен, йогынтысы булмас, әмма бу әнигә үз балалары белән күбрәк вакыт үткәрергә мөмкинлек бирәчәк», — ди парламентарий.

«Бүген безнең күп кенә оешмаларда «әни көне» бар, әни кешенең айга бер тапкыр бала белән вакыт үткәрү мөмкинлеге бар», — дип өстәде Захарова.

Элегрәк РФ Дәүләт Думасы депутаты Игорь Антропенко хатын-кызлар өчен эш көнен хезмәт хакын саклап калу шарты белән бер сәгатькә булса да кыскартырга чакырды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев