Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә питбайкларның балалар өчен куркыныч булуын искәрттеләр
Питбайк уенчык түгел һәм ул җитди җәрәхәтләргә, фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә балалар өчен питбайклар сатып алу куркынычы турында кисәттеләр.
Питбайк уенчык түгел һәм ул җитди җәрәхәтләргә, алай гына да түгел, фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип ассызыклана мөрәҗәгатьтә.
«Без имгәнгән балалар язмышларын, җимерелгән хыялларны һәм җимерелгән гаиләләрне күрәбез. Үзләренең хәрәкәтсез калган балаларына карап, төннәрен йоклый алмаган аналарны күрәбез. Моны сатып алулары өчен үзләрен шелтәләгән әтиләрне күрәбез», — диләр Дәүләт автоинспекциясендә.
Юлларда бәхетсезлек очракларын һәм фаҗигаләрне булдырмау максатыннан, инспекторлар республика халкын балигъ булмаганнарга питбайклар сатып алудан баш тартырга чакыра.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев