Татарстанда 35 градуска җиткән салкыннардан соң, һава температурасы күтәрелә башлый
5 февраль, пәнҗешәмбе көнне, Татарстанда зәмһәрир салкыннардан соң, температура әкренләп күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.
Республикада һава торышы аязучан болытлы булачак. Синоптиклар көчле явым-төшем көтелми дип фаразлый.
Җил көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк, көндез кайбер районнарда аның тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин, шул исәптән Казанда да. Юлларда бозлавык сакланачак.
Төнлә −23…−28 градус салкын булганнан соң, ә аяз вакытта һәм көнчыгыш районнарда һава температурасы −30…−35 градуска кадәр төшкәннән соң, иртәгә температура −16…−21 градуска кадәр күтәреләчәк (көнчыгышта −24…−29 градуска кадәр). Бүген көндез төбәктә һава −9…−14 градуска кадәр җылыначак, урыны белән көнчыгышта −13…−18 градус булачак.
Казанда исә −10…−12 градус көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев