Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Татарстан 2024 елда халыкның керемнәре буенча Россиянең алдынгы 10 төбәге арасына керде

Төбәктә хәерчелек чигендәге халыкның өлеше 3,8 процентка тигезләшкән, ул бер елга күчереп исәпләгәндә 0,8 процент пунктына кимегән.

Татарстан Республикасы 2024 ел йомгаклары буенча Россия төбәкләре арасында халыкның керемнәре буенча унынчы урынны алды. Росстат мәгълүматларына нигезләнгән тикшеренүне РИА Новости агентлыгы экспертлары үткәргән.

Узган елда Татарстанда товарлар һәм хезмәтләрнең фиксацияләнгән җыелмасы бәясенә медиан керемнәр нисбәте 2,40ны тәшкил иткән. Төбәктә хәерчелек чигендәге халыкның өлеше 3,8 процентка тигезләшкән, ул бер елга күчереп исәпләгәндә 0,8 процент пунктына кимегән.

Татарстанның күршеләре — Ханты-Манси автономияле округы — Югра (10нчы урын, медиан керемнәрнең фиксацияләнгән куллану җыелмасы бәясенә нисбәте — 2,50) һәм Мәскәү өлкәсе (11нче урын, медиан керемнәрнең фиксацияләнгән куллану җыелмасы бәясенә нисбәте — 2,39).

Рейтингның лидеры — Ямал-Ненец автономияле округы, анда медиан керемнәр һәм фиксацияләнгән куллану җыелмасы нисбәте 3,94кә тигез. Икенче һәм өченче позицияләрдә Ерак Төньякның тагын ике төбәге — Ненец һәм Чукот автономияле округлары.

Мәскәү (медиан керемнәр һәм фиксацияләнгән куллану җыелмасы нисбәте — 3,03) бишенче урынны алган. Санкт-Петербург (медиан керемнәр һәм фиксацияләнгән куллану җыелмасы нисбәте — 2,55) — сигезенче урында. Магадан, Сахалин һәм Мурманск өлкәләре рейтингның дүртенче, алтынчы һәм җиденче баскычларында урнашкан.

Рейтингның абсолют аутсайдеры — Ингушетия. Анда медиан керемнәр һәм фиксацияләнгән куллану җыелмасы нисбәте — 1,13. Карачай-Черкас, Тыва, Таулы Алтай, Ставрополь крае, Калмыкия, Кырым, Марий Эл, Алтай крае һәм Хакасиядә 2024 елда күрсәткечләр бераз яхшырак булуын да искәртик.

Россиядә узган ел нәтиҗәләре буенча медиан керемнәр һәм фиксацияләнгән куллану җыелмасы нисбәтенең уртача күрсәткече 2,1гә тигез булган. 17 төбәктә бу күрсәткеч илдәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Хәерчелек чигендәге халыкның өлеше тулаем алганда ил күләмендә 7,2 процент тәшкил иткән. Бер елга күчереп исәпләгәндә ул 1,1 процент пунктына кимегән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев