Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Татарча да яхшы бел...»

Шушы көннәрдә 83 нче «Умырзая» балалар бакчасында ел саен оештырыла торган республикакүләм семинар-практикум булды.

Анда республиканың Түбән Кама, Яр Чаллы, Арча, Азнакай, Зәй шәһәрләреннән, Актаныш һәм Яңа Чишмә районы авылларыннан 53 педагог тәҗрибә уртаклашырга җыелды. 

Семинарның төп максаты — алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу аша бердәм белем бирү киңлеге булдыру, тәрбия һәм белем бирүне төрле яктан үстерү, туган тел һәм милли мәдәният өлкәсендә башлангыч белем бирүне тәэмин итүдә уңайлы җирлек булдыру иде. 

Әлеге максатларны тормышка ашыру кысаларында, «Умырзая» балалар бакчасы педагоглары, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм эшчәнлеген үстерү буенча ачык шөгыльләр күрсәтте. Шулай ук, әлеге чара көн үзәгендәге темаларга кагылышлы чыгышлар, осталык дәресләре белән аралашып барды. Күргәзмә чараның күркәм башлангычы булды. Анда кунаклар кулдан эшләнгән методик кулланмалар белән танышты, педагогларның үз куллары белән эшләгән кулланмалары: аерым темаларга багышланган тематик папкалар, катыргы кәгазьдән һәм балаларга эшләү өчен уңайлы башка материаллардан эшләнгән күргәзмә әсбаплары, өстәл-дидактик уеннары беркемне дә битараф калдырмады. Тәрбиячеләр үзләренең кабатланмас тәҗрибәсе белән урнаклашты, һәр педагог үзенең эше белән таныштырып үтте, бәяләмә алды.

Тәрбияче хезмәтеннән видеоязмалар исә көндәлек эшнең дәвамлы, системалы булуын ассызыклады. Педагоглар, шәһәр балалар бакчаларында татар теленә өйрәтүне үзенчәлекле, күпкырлы эшләр кулланып, һәрдаим кабатлап кына уңай нәтиҗәгә ирешеп була, дигән фикерне әйттеләр. Һәрвакыт элемтәдә торырга кирәк дигән теләк белән очрашу тәмамланды.

Лилия Гыймранова, бакча мөдире
Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев