Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татар теле Россиядәге иң популяр 5 тел арасына кергән

Бу хакта «Миллиард. Татар» хәбәр итә.

Россия Фәннәр академиясе галимнәре, 2021 елдагы җанисәп нәтиҗәләренә таянып, татар теленең илдә иң киң таралган һәм еш кулланыла торган 5 тел арасына керүен ачыклаган. Бу хакта «Миллиард. Татар» хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Россиядә иң киң таралган тел — рус теле (аны 134 миллион кеше белә). Икенче урында — инглиз (5,07 миллион), өченчедә — татар (3,26 миллион), дүртенчедә — чечен (1,49 миллион), бишенче урында — башкорт теле (1,09 миллион).

Көндәлек тормышта лидер телләрне куллануга бәйле картина беркадәр аерыла. Беренче баскычта — рус (111,5 миллион), икенчедә — татар (4,07 миллион), өченчедә — чечен (1,64 миллион), дүртенчедә — башкорт (1,32 миллион), бишенче баскычта авар теле (0,91 миллион) урнашкан.

Фото: milliard. tatar

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев