Татар кызы — милләтнең йөзек кашы
Көллияттә белем алучы кызлар килгән кунакларга берничә айлык тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен күрсәтте.
Зәвык, миллилек, затлылык... Шәһәребезнең медицина көллиятендә узган милли кием дефилесын кыскача әнә шулай тасвирлап булыр иде. «Сүзләр артык! Бары сокланыгыз гына!» кичәсе матурлык сөюче милли җанлы түбәнкамалыларны җыйды.
Көллияттә белем алучы кызлар килгән кунакларга берничә айлык тырыш хезмәтләренең нәтиҗәсен күрсәтте. Ә башкарган эшләренә сокланып туймаслык: бала итәкле яшел күлмәкләренә туры китереп, изүен дә теккәннәр, чәчләренә кадаган калфаклары да ничек килешә үзләренә, асылташлар белән бизәлгән беләзекләр, асылмалы алкалар күз явын алырлык! Һәм бу гүзәллекне булачак шәфкать туташлары үз куллары белән тудырган!
Милли кием дөньясы белән Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре Эльмира апалары Гайнемөхәммәтова белән бергәләп танышкан алар. Ул студентларны калфак, изү тегәргә өйрәтеп кенә калмыйча, зәвык белән киенү, матур булу өчен киңәшләрен дә биргән. «Игътибар иткәнегез бармы: бала итәкле күлмәк киеп, билеңә алъяпкыч яптыңмы — буй-сының нәфисләнә, аякка читек кисәң, тыпырдап биеп китәсе килә, калфак кигән баш горур күтәрелә. Милли киемнең тылсымы, сихри көче барлыгына ышанмас җиреңнән ышанасың, — ди хезмәттәшем. — Ә бит аны көндәлек тормышта да кулланырга мөмкин. Әйтик, муенга милли бизәкле яулык яки шарф бәйләп куйсак та үзебезнең үзенчәлегебезне күрсәтә алабыз. Милли бизәк төшкән сумкалар беркемне битараф калдыра алмаячак. Дөрес, соңгы елларда бәйрәм-кичәләрдә чәченә калфак кадаган, аякларына читек кигән ханым-туташларны еш очратырга мөмкин. Андый гүзәл затларга карап кына торасы килә. Шуны башкаларга да аңлатасым килде. Татар булуыбызны онытмыйча, горурланып яшәсәк иде!» — дип хыяллана ул.
Нәкъ менә шушы теләге аны 2020 елда үзе эшләгән Кол Гали исемендәге милли китапханәдә осталык дәресләре башлап җибәрергә этәргеч бирә «Кулыңнан гөлләр тама» проекты китапханәнең «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Түбән Кама бүлеге белән уртак зур эше булып тора. Үзенең тәҗрибәсен китапханәче тәүдә китап укучылар белән бүлешә. Соңрак проектка шәһәрнең медицина көллияте студентлары да бик теләп кушыла.
Әйе, яшь буынны милли рухта тәрбияләүгә әлеге уку йортында күп көч куялар. Монда укытучылары Ләйлә Йосыпованың өлеше зур. Үзендә белем алучыларны инде ничәнче ел әнә шулай татар милли киеме дөньясы белән таныштыра ул. Иң беренче төркем моннан берничә ел элек үзләренең иҗат җимешләрен республиканың төрле шәһәр-районнарыннан килгән мөхтәрәм кунакларга да күрсәткән иде. 2022 елда Түбән Камада «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының күчмә утырышы узды. Яшьләрнең уңганлыгын-булганлыгын оешма әгъзалары да югары бәяләгән иде ул вакытта.
Быел «Кулыңнан гөлләр тама» проекты ТР Мәдәният министрлыгы грантын алу өчен үткәрелгән проектлар бәйгесендә җиңү яулады. Ул «Яшьләр белән эшләү проектларына ярдәм» номинациясендә иң яхшысы дип табылды. Яңа кием коллекциясен кызлар китапханәче апалары белән бергә нәкъ менә шушы грант акчасына текте дә инде.
Кызлар кул эшләренә осталыклары белән беррәттән, кунакларны биюгә маһирлыклары белән дә шаккаттырды. Алып баручыларның сорауларына җавап биреп, зирәклекләрен, тапкырлыкларын да күрсәтте. Резеда Мозаффарова, Адилә Сөләйманова һәм Әдилә Шәйдуллина чыгышлары ямь өстенә ямь булды. «Илһам» эстрада ансамбле җырчысы Ирек Гайнемөхәммәтов матур җырлары белән сөендерде.
«Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Ә әби-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләрдә халкыбызның шанлы тарихы, күркәм сыйфатлары чагыла. Буыннан-буынга тапшырылып килгән йолалар турында яшьләргә дә сөйләргә, улкызларыбызны милли җанлы итеп тәрбияләргә тиешбез. Мондый чаралар әнә шушы максат белән үткәрелә», — диде Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина.
Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов әлеге проектның яшь буында туган телгә, милли традицияләргә мәхәббәт, зәвык тәрбияләүдә, осталык-сәләтне үстерүдә зур әһәмияткә ия булуы турында әйтте.
«Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Галиуллина татар телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклауда, халкыбызның бай мирасын үсеп килүче яшь буынга тапшыруда зур өлеш кертүләре өчен көллият мөгаллимнәре Ләйлә Йосыпова белән Солтания Зәйнәговага оешманың Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Айгөл Гәрәева, Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәре
Фото шәхси архивтан.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев