Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

«Татар күңелен уятырга гармун моңы җитә»

Газетабыз битләрендә шәһәребездә һәм районыбызда яшәгән гармунчылар белән таныштыруны дәвам итәбез.

Чираттагы гармунчы, Камил Мохтар улы Шәйхелмәрданов белән якыннанрак танышкач һәм аның Актаныш якларыннан икәнен дә белгәч, Камилнең оста гармунчы икәненә мыскал да шик калмады. Чөнки Актанышның суымы, һавасымы шундый — район талант ияләре белән данлыклы. 

Ул — гаиләдә өлкән бала. Әнисе Люция белән әтисе Мохтар өч балага гомер биргән. Аннан соң туган сеңлекәше һәм энесе дә матур итеп җырлыйлар, ут чыгарып бииләр. 

Камил Мохтар улы Актаныш районы Киров авылында туып үсә, аңа 5 яшь булганда әтисе Саратов гармуны алып кайта. Урындыктан аяклары идәнгә дә тимәгән малай шушы гармунда сыздырып уйнарга өйрәнә. Шул гармунын күтәреп, урамга алып чыга һәм эшләрен бераз җиңеләйтеп капка төбенә хәләхвәл белешергә чыккан күрше әбиләрен рәхәтләнеп биетә. Бераз үсә төшкәч, кулына баян ала. «Нигәдер бу уен коралы күңелемә якынрак. Гармунда бик яратып уйнасам да, күбрәк баянга тартылам», — ди К. Шәйхелмәрданов. 

Мәктәптә укыган чорда озын тәнәфесләрдә балаларны биетә. Авыл клубында узган һәр мәдәният чарасында катнаша дисәм, һич тә ялган булмас. Ул вакытларда бар мәҗлесләр, туйлар гармун-баянсыз узмаганын искә төшереп, сагынып куйдыгызмы?.. Менә шул туйларда урыны түрдә гармунчының. Әле бит шунысы да бар, кайбер гармунчылар оста булса да аларга кушылып җырлау кыен диимме соң? Ә Камил халыкчан итеп, җиңел итеп уйный — рәхәтләнеп авыр көйләргә дә кушылып җырлап утырасың. 

Минем шуңа игътибар иткән бар, нинди генә мәҗлес, чара булсынмы ул, башка, заманча музыка яңгыраганда халык әллә ни биеми, ә менә халкыбызның дәртле көйләре яңгырый башлауга бию мәйданчыгы кеше белән тула. Бии белгәне дә, белмәгәне дә рәхәтләнеп тыпырдый. 

Камил турында сүзне дәвам итик, 1991 елны язмыш җилләре аны Түбән Камага алып килә. Шәһәрнең иң зур берләшмәләренең берсе "Нефтехим«га эшкә урнашып, лаеклы ялга чыкканчы шунда хезмәт куя. Флюр Гайнемөхәммәтов белән күптәннән таныш булса да, эшләп йөргәндә «Талир тәңкә» ансамбленә килеп кушылырга вакыты да, җае да табылмый. Ә инде лаеклы ялга чыккач, гармунчыларга килеп кушыла. Һәм ике ел инде К. Шәйхелмәрданов ансамбльнең төп гармунчыларының берсе. Камил Мохтар улына көйне бер җырлап күрсәтү җитә — шундук отып алып, ияреп бара. Газета укучы гүзәл затларның колагына гына бер сер әйтим әле: бүгенге көндә Камилнең йөрәге ирекле, гармунга-җырга гашыйк ханымнар аның белән элемтәгә чыга ала. 

Талантлы гармунчы үзе дә матур җырлый: күпсанлы дипломнар, лауреат исемнәре — шуның ачык дәлиле. Камилнең көне бармакларын язудан башлана. Кулына гармунын алып, халкыбызның моңлы көйләрен сыздыра. Тик сез «гел гармунда гына уйнап утыра икән» дип уйламагыз, кулына ни тотса — шуны булдыра торган ир-ат ул. Кулы 70 төрле һөнәр белсә дә, гармунсыз, җырсыз яши алмый шәһәрдәшебез. «Нинди генә заманча технологияләр, электрон музыка популярлашса да, татар яшәгәндә, милләтебез барында гармун моңы юкка чыкмас», — ди ул. Талантлы шәһәрдәшебезгә сүнмәс илһам, сәламәтлек, җан тынычлыгы, гаилә иминлеге, бәхет, олы хөрмәт телибез. Бик яратабыз, ихтирам итәбез, олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Камил Шәйхелмәрданов (сулда) Фото шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев