Ташлык тарихы: Айдар Хәмзиннең китапбы тәкъдим ителде
Түбәнкамалы Айдар Хәмзин туган авылы Ташлык тарихына багышланган өченче китабын тәкъдим итте. Әлеге басма башкалардан халык иҗаты әсәрләре белән аерылып тора: авылдашларның мәзәкләре, шигырьләре, бәетләре китапны эчтәлекле иткән.
«Авылның уникальлеге – аның кешеләрендә. Мин аларның сөйләмнәрен, аларчарак итеп язарга тырыштым. Бәлки, кемдер әдәбичә язылмаган дияр. Ләкин максат әдәби язу түгел, ә безнеңчә, ташлыкча сөйләү иде», – ди китап авторы Айдар Хәмзин.
Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе буларак, Айдар әфәнде халык иҗаты әсәрләренә яшьтән үк игътибар иткән. Нәтиҗәдә, 400 битлек китап тупланган. Анда күршеләрдән ишеткән мәзәк хәлләр, бәетләр, шигырьләр урын алган.
«Бу китапның оригинальлеге – эчтәлегендә. Монда халык үзе, аның иҗаты, каләм тибрәтүчеләрнең җаны, сагышы, моңы, яшәү рәвеше – барысы да бергә тупланган», – ди Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин.
Айдар Хәмзинның туган авылына багышланган беренче җыентыгы "Ташлык. 1920-2021 еллар" дип атала. Китапта авыл тарихы ил вакыйгалары белән берлектә, хронологик тәртиптә бирелә. Мәгълүматлар архив документлары һәм фотосурәтләр белән расланган. Сугыш чорына багышланган аерым басма да бар.
Китапны тәкъдим итү кичәсе Бөтендөнья татар конгрессының еллык йомгаклау утырышы кысаларында оештырылды.
«Бөтендөнья татар конгрессының быелгы эшчәнлегенә карата гомуми җыелыш уздырачакбыз. Йомгаклау формасында. Эшләгән эшләребез бик күп. Аны халык та, җитәкчелек тә белә. Шулар турында сөйләшеп, киңәшләшеп, бер-беребезгә рәхмәт әйтеп, эшебезне дәвам итәрбез», – ди Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Фирдәвис Ханов.
Айдар Хәмзинның китабы 500 данә белән басылып чыккан. Әдәбият сөючеләр аның белән Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә таныша алалар. Автор яңа басмасын шәһәргә бүләк иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев