Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Ташламалы бәяләрдә язылыгыз!

2025 елның икенче яртысына матбугатка язылу кампаниясе дәвам итә.

Барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук редакциянең үзенә килеп «Туган як» ка языла аласыз. 

Газета укучыларыбызга тагын бер куанычлы хәбәр җиткерәбез — 3-13 июньдә, тагын бер тапкыр «Язылучы ункөнлеге» игълан ителә. Әлеге акция барышында, «Туган як»ка төп язылу бәясеннән 100 сумга арзангарак — 727 сум 74 тиеннән язылып булачак. «Язылучы ункөнлеге» барышында шулай ук альтернатив язылу бәяләренә дә ташлама ясала. Газетаны эш урыннарына китереп бирү 540 сумнан, «Туган як»ны редакциянең үзенә килеп алучылар 450 сумнан языла. Мондый мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз, хөрмәтле язылучыларыбыз. 

Ярдәм итәргә теләсәгез 
Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез: Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын, мохтаҗларны, инвалидларны, пенсионерларны «Туган як» газетасына яздыруда ярдәм итәргә теләүчеләр булса, рәхим итегез! Һәр елдагыча, язылу кампаниясе барышында, милли җанлы эшмәкәрләр, җитәкчеләр хәйрия тәртибендә, үз исәпләреннән, мохтаҗларны газетага яздыра алалар. Бу аларга сездән зур бүләк булыр. 
Ярдәмгә мохтаҗларны үзегез тапмасагыз, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев