Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ташламалы бәяләрдә!

Язылу ункөнлеге башлана.

Киләсе атнаның дүшәмбесеннән, ягъни 2 декабрьдән 12 сенә кадәр, барлык элемтә бүлекләрендә, шулай ук «Туган як» редакциясенең үзендә дә «Язылу ункөнлеге» уздырыла. 

Әлеге акция барышында «Туган як» газетасына 728 сум 46 тиеннән язылып булачак. Бу гадәти язылу бәясеннән 100 сум 26 тиенгә арзанрак. Нибары ун көн дәвамында гына була торган мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз.

«Язылу ункөнлеге»ндә альтернатив язылучыларга да ташлама ясыйбыз. Редакциянең үзенә килеп, альтернатив язылучылар (эш урыннарына, мәктәпләргә, балалар бакчаларына һ.б. урыннарга китерә торган итеп) — 450 сумнан, «Туган як»ны редакциянең үзенә килеп алучылар 405 сумнан языла ала.

Ярдәм итәргә теләсәгез... 

Тагын шунысын да исегезгә төшерәбез: мохтаҗларга, инвалидларга, иганәчелек ярдәме күрсәтергә теләүчеләр булса, рәхим итегез! 3 декабрь — Халыкара инвалидлар көне, ә аннан соң «Инвалидлар ункөнлеге» башлана. Инвалидларны «Туган як»ка яздырсагыз, алар өчен бик яхшы бүләк булачак. Ярдәм итәргә теләп тә, якыннарыгыз, күршеләрегез арасында инвалидлар юк икән, кирәк кадәр кешеләр исемлеген редакциядән үзебез бирә алабыз.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев