Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Танылган табиб һәм сәләтле шагыйрь Марс Хәфизов вафат булды

Бүген 77 яшендә күренекле акушер-гинеколог, Татарстан Республикасының атказанган табибы Марс Хафизов арабыздан китте.

Марс Хафизов үзенең бөтен гомерен медицинага багышлады. Институтны тәмамлауга, ул акушер-гинеколог булып эшли башлаган. Соңрак, 15 ел дәвамында, икенче номерлы шәһәр хастаханәсен җитәкләде.

Аның инициативасы белән монда шәһәр һәм районда бердәнбер булган күзнең һәм травматология бүлекләрендә операция ясау бүлмәләре ачылган. Марс Юнусович җитәкчелегендә хастаханәгә бөтен төбәкне хезмәтләндерә торган КТ аппараты кайтарылган, шулай ук поликлиникада көндезге стационар оештырылган.

Моннан тыш, Марс Хафизов күп еллар Түбән Кама наркология диспансерын җитәкләде, бу өлкәдә зур эш башкарды. Хезмәткәрләре аны таләпчән, игътибарлы һәм эшлекле җитәкче итеп искә алалар.

Киң җәмәгатьчелеккә Марс Хәфизов танылган табиб кына түгел, ә талантлы шагыйрь һәм язучы буларак та билгеле. Ул – 14 китап һәм 200дән артык җыр авторы. Аның җырларын татар эстрадасының популяр артистлары башкара.

Марс Хафизов ТР Югары Советы депутаты буларак та актив эшчәнлек алып барган, шәһәр һәм район үсешенә, республика суверенитеты турында закон проектларын эшләүгә зур өлеш керткән. Пациентлар аны акыллылыгы, һөнәри осталыгы һәм кешелеклелеге өчен яратканнар.
Марс Хәфизов белән хушлашу иртәгә, 13 мартта, иртәнге сәгать 10:00 да Үзәк мәчет территориясендә (Химиклар урамы, 59) булачак.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев