Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Тамчыдан күл җыела»

Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә «Кем дә кем Аллаһ Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп мәчет төзетсә, Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттә йорт төзиячәк», — дигән.

Безнең Түбән Кама өчен бары тик ике генә мәчет булу килешеп бетми кебек. Күргәнегезчә, зур бәйрәмнәрдә җыелган халык мәчет территориясенә генә сыеп бетми. Алай гына да түгел, шәһәребезнең 36 нчы микрорайоны ягында яшәүчеләр Түбән Каманың ул районында да мәчет төзелсен иде дип теләделәр.

Җитәкчелеккә рәхмәт, яңа мәчет өчен җир бүлеп бирелде һәм калабызда тиңе булмаган үзенчәлекле мәчет төзелә башлады. Төп бинаның тышкы һәм эчке стеналарында рәсемнәр ясалмый. Мәчет тирәсендәге территория киртәсез булачак. Шулай ук анда парк һәм ял итү зоналары булдырылачак. Аның архитектура үзенчәлеге, төзелеш барышы турында газетабыз битләрендә даими таныштырып барырга тырыштык. 

Бүгенге көндә Түбән Камада өченче мәчет төзелеше әкренләп алга бара. Биредә эш тәүлек әйләнәсе туктап тормый. Барлык эчке эшләр дә диярлек башкарылган, электр һәм җылылык үткәрелгән. Шунысын да әйтеп үтик әле: мәчет тулаем хәйрия акчасына — игелекле, ярдәмчел түбәнкамалылар, мөселманнар һәм эшмәкәрләр биргән акчаларга төзелә. Шуңа күрә, хөрмәтле шәһәрдәшләр һәм райондашлар, бу изге эшкә сез дә үзегезнең өлешегезне кертә аласыз. Кем күпме булдыра ала 35нче микрорайондагы «Ак каен» мәчете төзелешен тәмамлау өчен, уртак тырышлык куярга, Аллаһы ризалыгы өчен, «Ак каен» мәчете төзелешенә ярдәм итик, хәлебездән килгән кадәренчә, хәләл акчабыздан өлеш чыгарырга ашыгыйк! Мәчет төзелешенә дип биргән һәр тиенебез, һәр сумыбыз — иманыбыз ныклыгына, дин юлындагы ихлас тырышлыгыбызга дәлил һәм Раббыбызның фирдәвис җәннәтенә ирешүебезгә бер сәбәп булсын. 

Изге эшкә үз өлешләрен кертергә теләүчеләр Үзәк Җәмигъ мәчетенә мөрәҗәгать итә ала. Анда иганәләр өчен махсус тартма урнаштырылган. Шулай ук телефон номеры: +7-917-9-2222-77 (мөхтәсибәт бухгалтеры Алсу Рафиковна, телефоны Саклык банкы картасына бәйләнгән) буенча да акча күчерергә мөмкин. 

Шушы хакта танышларым белән сөйләшеп киткәч, бер танышым, «акча саласы килә дә, мин 500 сум гына салырга оялам», — ди. Әйе, бу сүзне еш ишетергә туры килә. Хөрмәтле шәһәрдәшләр, изге эшләр кылырга оялмагыз! Безнең татар халкы «тамчыдан күл җыела», — ди. Шулай итеп берәүнең 50, икенче берәүнең 100 сумы белән дә күпмедер сумма җыелырга мөмкин. 

Сүземне бер хәдис белән башлаган идем, икенчесе белән дәвам итәм: «Адәм баласы вафатыннан соң аның гамәл дәфтәре ябыладыр, мәгәр өч төрле гамәлнең савабы дәвам итәр: үзеңнән соң калдырылган гыйлем, әти-әнисе өчен дога кылып сораучы игелекле бала һәм кешеләргә әле дә булса файда китереп торган садака». Биредә инде мәчет-мәдрәсәләр, юллар, күперләр төзелешенә кулдан килгәнчә, ярдәм итү хакында сүз бара. 

Татар халкы электән, мәчет төзелешенә булышуның савабын аңлап, кулдан килгәнчә ярдәменнән ташламаган. Изге гамәлләр кылу ислам динендә саваплы гамәлләрнең берсе, мәчет төзелеше кебек олы, изге эштән читтә калмасак иде.

Гөлия Нигъмәтуллина фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев