Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Талантлы рәссам, хөрмәтле остаз

Танылган рәссам Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗевны Түбән Кама белән күп нәрсә бәйли. Чөнки ул, 1978 елдан башлап, егерме ел дәвамында, шәһәребездә яшәп иҗат итте. Биредә ул үз кеше.

Мөдәррис Минһаҗев 1953 елда Саба районының Шәмәрдән бистәсендә дөньяга килә. Язмыш аңа кечкенәдән зур сынаулар әзерләп куйган. Ике яшендә әнисе вафат булгач, үги әнисе Факия һәм өч сугыш үткән әтисе Мөхетдин тәрбиясендә үсә. 

Ул кечкенәдән рәсем сәнгатенә гашыйк. Мәктәп елларында сәнгать мәктәбендә шөгыльләнә. Шәмәрдән урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлагач, белемен дәвам итү өчен Ижауга китә. 1976 елда Удмурт дәүләт университетының сәнгатьграфика факультетын тәмамлый. 1976-1977 елларда Саратов өлкәсе территориясендә Совет Армиясендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң абыйсы белән Арчада җитештерүсәнгать остаханәсе оештыра. 

М. Минһаҗев 1978 елда Түбән Камага килә. Егерме ел дәвамында — 1998 елга кадәр — Түбән Камада яши һәм иҗат итә. Биредә ул изостудия ача, балаларга сәнгати-эстетик күнекмәләр бирү белән шөгыльләнә. Кайчандыр аннан беренче дәресләрен алган, рәсем ясауда тәүге адымнарын ясаган, хәзер инде үзе дә балаларга рәсем сәнгате серләрен өйрәтүче рәссам-педагог, Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Диләрә Закирова, шул елларны искә алып: «Мөдәррис Мөхетдинович үзе бик талантлы рәссам булуы өстенә, оста педагог та. Ул һәр нәрсәне балаларга ныклап төшендереп биргәнче аңлата. Аның өчен сәнгатьтә әһәмиятсез, кечкенә нәрсә юк. Ул өлкәннәр белән дә, шул ук вакытта балалар белән дә уртак тел таба ала торган, бик ачык күңелле кеше. Аны сәнгать мәктәбендә шөгыльләнгән һәрбер бала ярата һәм хөрмәт итә иде. Мин киләчәгемне балаларга рәсем сәнгате өйрәтүгә багышлаганмын икән, монда Мөдәррис абыйның да өлеше зур», — диде. 

Мөдәррис Мөхетдин улы иҗат эшен беркайчан да ташламый: күргәзмәләр оештыра, пленэрларда актив катнаша, үсеп килүче яшь шәһәрнең сәнгать бизәлешенә үзеннән зур өлеш кертә. Узган гасырның 80 нче елларында 10 нчы мәктәптә — «Идел-Кама Болгары», балалар мәдәният сараеның хореография залында «Халык биюләре» рәсемнәрен иҗат итә, Кызыл Чишмә бистәсе мәчетенә сигез метрлы бизәк төшерә. Ул елларда рәссам күп кенә танылган түбәнкамалыларның портретларын да ясый. Шул ук вакытта шушы төбәк табигатен сурәтләгән картиналары да байтак. Мөдәррис Мөхетдин улының картиналарының төп темасы — пейзажлар, портретлар, натюрмортлар һ.б. — татар халкы һәм аның мәдәниятенә багышланган. 

2017 елдан соң М. Минһаҗев Казанда яшәп иҗат итә. Ул күп еллар дәвамында Татарстан Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары вазифаларын башкарды, төрле шәһәрләрдә пленэрлар оештыруга зур өлеш кертте. 

Бүгенге көндә Түбән Камадан читтә яшәсә дә, Мөдәррис Минһаҗев шәһәребезгә еш кайта, күргәзмәләрен оештыра; рәссамнар, укучылар һәм иҗатын сөюче түбәнкамалылар белән очрашуларда катнаша. Меңнәрчә картиналар авторы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТР Халык рәссамы, Россия гуманитар фәннәр академиясенең Мактаулы академигы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, төрле елларда берничә номинация буенча Россия Рәссамнәр берлеге алтын медальләре иясе һ.б. бик күп дәүләт бүләкләренә ия Мөдәррис Мөхетдин улы зур иҗат планнары белән яши, яңадан-яңа картиналар иҗат итү өстендә эшли.

Фотолар шәхси архивтан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев