Тагын ике түбәнкамалы хәрби бурычларны үтәү өчен МХО зонасына китте
Хәрбиләр Донецк Халык Республикасы территориясендә «Центр» гаскәрләре группировкасы бүлекчәләрендә хәрби бурычларын үтәячәк.
Түбән Кама хәрбиләренең ике контрактчыдан торган чираттагы командасы 3 октябрьдә хезмәт узу урыннарына юл тотты. Хәрбиләр Донецк Халык Республикасы территориясендә «Центр» гаскәрләре группировкасы бүлекчәләрендә хәрби бурычларын үтәячәк.
Озату тантанасында Түбән Кама һәм Түбән Кама районы хәрби комиссары Газинур Ситдыйков, дини конфессияләр вәкилләре — Александр Колчерин атакай һәм Мидхәт хәзрәт, шулай ук хәзерге вакытта ике улы да махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән Ирек Гыйльманов катнашты.
Озатуда шулай ук «Сугышчан туганлык» локаль сугышлар ветераннары оешмасының Түбән Кама бүлекчәсе сугышчылары һәм китүчеләрнең туганнары да бар иде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев