Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Хәбәрләр

Табигатьне саклауда тарихи адым: Татарстанда Кызыл китап беренче тапкыр ике телдә нәшер ителде

2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабының яңа басмасы дөнья күрде. Бу – Россиядә беренче тапкыр ике дәүләт телендә дөнья күргән Кызыл китап.

Әлеге басма төбәкнең биологик төрлелеген саклау буенча системалы эш алып бару өчен ныклы фәнни нигез булып тора.

Республиканың алдынгы фәнни оешмалары тарафыннан үткәрелгән масштаблы тикшеренүләр нәтиҗәсендә, сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы янаган 645 хайван, үсемлек һәм гөмбә төре ачыкланды.

Алар барысы да махсус саклау астына алынды. Шулай итеп, сакланырга тиешле төрләрнең исемлеге яңартылды, аларның таралышы һәм популяцияләренең торышы турында мәгълүмат тупланды. Бу исә табигатьне саклау чараларын эшләү өчен фәнни нигезләнгән база булдырырга мөмкинлек бирә.

Әлеге хезмәткә ТР Фәннәр академиясенең, Казан федераль университетының, Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының һәм «Түбән Кама» милли паркының алдынгы галимнәре җәлеп ителде, дип хәбәр итә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте
 

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев