Табибларның чираттагы уңышы
Күппрофильле үзәк район хастаханәсе табиблары катлаулы эндоскопик операцияне уңышлы үткәрде. Бу медицина учреждениесенең югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүнең өченче дәрәҗәсенә чыгуын күрсәтә.
Пациент – Түбән Камада яшәүче 30 яшьлек ир-ат. Аңа сирәк очрый торган «юан эчәктә күпсанлы полиплар» диагнозы куелган. Тикшерү вакытында табиблар аның эчәклегендә онкологик куркыныч тудырырга мөмкин булган 70тән артык полип булуын ачыклаган. Авыруның соң стадияләрендә мондый диагноз эчәкне тулысынча алуга һәм инвалидлыкка китерергә мөмкин.
Эндоскопия бүлеге мөдире Булат Арсланов 2025 ел ахырында хастаханәгә кайтарылган заманча электрохирургик җайланманы кулланып, полипларны этаплап алу ысулын кулланган. 2,5 сәгать дәвам иткән операция барышында табиб эчәклекне 38 полиптан арындыра алган, шуның нәтиҗәсендә пациентның органы саклап калынган.
Алга таба ир-атка калган 40 полипны алу процедуралары узарга һәм гомер буе табиб күзәтүендә яшәргә туры киләчәк. Белгечләр төп киңәш итеп колоноскопияне даими узарга чакыра: юан эчәк рагының башлангыч чорында еш кына тышкы билгеләр сизелми һәм ул соңгы стадиядә генә ачыкл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев